news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген төнлә Башкортстанда җир тетрәгән

Республиканың Белорецк, Салават районнарында һәм республика башкаласы Уфа шәһәрендә 5,4 баллдагы магнитудалы җир тетрәү очрагы теркәлгән.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ", Миләүшә Латыйпова). Бүген төнлә Башкортстан Республикасының Белорецк, Салават районнарында һәм республика башкаласы Уфа шәһәрендә 5,4 баллдагы магнитудалы җир тетрәү очрагы теркәлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

6 баллга кадәр җиткән җир асты тетрәүләре Башкортстанга килеп җиткәнче йомшарган һәм республикада электр, газ, су белән тәэмин ителешкә зыян килмәгән. Шулай ук зыян күрүче кешеләр дә юк.

Шаһитларның берсе сүзләренчә, тирбәнешне ул төнге сәгать дүртенчедә тойган. “Мин караватым селкенүдән уянып киттем. Курыкмадым. Киенеп урамга чыктым, әмма бу вакытта тирбәнешләр тукталган иде”, - дигән ул агентлыкка.

Башкортстанда соңгы җир тетрәү очрагы 2015 елда булды. Әгәр дә тагын шундый очрак була калса, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе кешеләргә үз йортларында калырга, тәрәзәдән һәм начар беркетелгән әйберләрдән читкә китәргә, идәнгә ятарга һәм башка мендәр каплап, селкенми ятарга киңәш итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100