news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә заманча клининг турында фикер алышалар

“Әлеге системаның төп максаты – хастаханәләрдә була торган инфекцияләрнең күләмен киметү. Ул чисталык һәм гигиенаны катгый үтәүне таләп итә”, - диде бүген Төбәкара клиника-диагностика үзәге генераль директоры урынбасары М.Миркасыймов

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә “Дәвалау-профилактика учреждениеләренең заманча клинингы: җыештыруны яңа система буенча оештыру” дип аталган шәһәр күләмендә беренче гамәли конференция уза.

Төбәкара клиника-диагностика үзәге генераль директоры урынбасары Марат Миркасыймов, конференцияне ачып җибәреп: “Әле 2 мең ел элек үк Гиппократ чисталыкның авыруларга каршы иң яхшы профилактика булуын әйткән. Шуңа күрә гигиена һәм чисталыкка зур таләпләр куела”, - дип белдерде. Моннан өч ел элек Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә “Эколаб” ширкәте белән берлектә җыештыру һәм дезинфекцияләүнең яңа системасы кертелгән. Әлеге системаның төп максаты – хастаханәләрдә була торган инфекцияләрнең күләмен киметү. Ул чисталык һәм гигиенаны катгый үтәүне таләп итә.

“Эколаб” ширкәте вәкиле Олег Литвин сүзләренчә, бүгенге көндә клининг сүзе яңа технологияләрне тормышка ашыруны аңлата.”Монда идән юу турында гына сүз бармый, җыештыруның кайбер нечкәлекләренә дә игътибар итәргә кирәк. Шул вакытта микрофлора да юкка чыгарылачак, хастаханәләрдәге инфекцияләрдән котылачакбыз”, - дип белдерде ул.

Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең эпидемиология бүлеге җитәкчесе Валентина Шәрәфетдинова, җыештыру һәм дезинфекцияләүдәге иннновацион технологияләр белән таныштырып, үз оешмаларындагы системаның Россиядә башка бер генә клиникада да булмавын ассызыклап үтте. Аның сүзләренчә, хастаханәләрдәге инфекцияләрнең дәвалана торган авыруларның 5 процентына күчүен белдерде. Рәсми статистика буенча, ел саен Россиядә 50-60 мең кеше әлеге инфекциядән зарар күрә.

В.Шәрәфетдинова үз чыгышында, хастаханәләрдәге инфекцияләрнең килеп чыгу сәбәпләрен санап, күп очракта авыруларның һәм медицина хезмәткәрләренең тыгыз элемтәдә булуын әйтеп үтте. Билгеле булганча, бу инфекция санитария-профилактика эшләре алып бару нәтиҗәсендә юкка чыга.

Ә инде дәвалау-профилактика учреждениеләрендә җыештыру һәм дезинфекцияләү эшләрен оештырырга дигәндә, федераль дәрәҗәдә конкрет бер стандартлар юк дәрәҗәсендә. Өстәвенә соңгы елларда күп кенә чистарткыч чаралар һәм материаллар барлыкка килде. Билгеле: боларның барысын да урынлы һәм дөрес куллану зарур. Шул сәбәпле, Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең үз системасы барлыкка килгән дә инде. Бүгенге көндә әлеге хезмәтне Лилия Хәсәнова җитәкли.

Валентина Шәрәфетдинова сүзләренчә, бу хезмәт бригада принцибы буенча эшли. Бер генә кеше эшкә чыкмый калса да, җыештыру эшләренә зыян килми. Җыештыручылар идән юып яки тузан сөртеп кенә калмый, пробиркалар һәм авырулар белән бәйле башка җиһазларны да чистарта. Бирегә җыештыручылар махсус курсларны тәмамлап, яңа система буенча эшкә өйрәнеп килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot