news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген сул кул белән язучылар көне

Бүген сул кул белән язучылар көне

(Казан, 13 август, “Татар-информ”). Халыкара сулагайлар көнен беренче тапкыр 1992 елның 13 августында 1990 елда төзелгән Британия Сулагайлар клубы тәкъдиме белән билгеләп үткәннәр.

Бу көнне бөтен дөнья сулагайлары тауар җитештерүчеләр игътибарын алар өчен уңай булырга тиешлеген дә исәпкә алуга җәлеп итәргә омтыла, төрле чаралар һәм ярышлар оештыра. Шулай да Сулагайлар клубының төп борчуы - дөнья мәктәпләрендә сулагай балаларны уң куллары белән язарга өйрәтергә тырышуда. Бу исә укучыларда психологик стресслар китереп чыгара һәм аларның өлгерешен киметә.

Русьтә сулагайларга шикләнеп караганнар. Аларга хәтта судта мәгълүмат бирү дә тыелган. Иблис үзе сулагай булган дип саналган. Ә совет мәктәпләрендә кечкенә сулагайларны мәҗбүри рәвештә уң куллары белән язарга өйрәтә иделәр. Психологлар сүзләренә караганда, мондый кешеләр көчле характерга һәм куәтле иҗат потенциалына ия. Статистика мәгълүматларына караганда, халыкның 10 процентка якыны – сулагайлар.

Танылган сулагай шәхесләр арасында Марк Твен, Леонардо да Винчи, Микеланджело, Бетховен, Сергей Рахманинов, Пол Маккартни һәм Ринго Стар, Мерилин Монро, Роберт де Ниро бар. Юлий Цезарь һәм Александр Македонский, Наполенон һәм Бөек Карл, Уинстон Черчилль һәм Жанна Д’Арк, АКШның соңгы өч президенты – Рональд Рейган, Джордж Буш, Билл Клинтонның да сул куллары шәбрәк “эшләгән”.

Сулагайлык – нормадан читләшү түгел, ә бәлки индивидуальлекнең чагылышы. Шуңа күрә әгәр сезнең танышыгыз каләмне сул кулы белән тота икән, аны котларга онытмагыз, чөнки бүген – Бөтендөнья сулагайлар көне.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100