news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген судка мөрәҗәгать итү модада – ТР Югары суды рәисе

Илдәге социаль икътисади вәзгыять судларга мөрәҗәгатьләр саны артуга китерә

  (Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Елдан-ел судка тапшырылган эшләр һәм материллар саны арту белән бәйле рәвештә, Татарстан судьяларына эш арта, дип белдерде бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган онлайн-конференциядә ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев.
Аның сүзләренә караганда, беренче чиратта бу халыкның хокуклар буенча белем дәрәҗәсе күтәрелүгә бәйле, алар барлык бәхәсле мәсьәләләрне судта хәл итәргә кирәк дип саный.
“Бүген судка мөрәҗәгать итү модада”,– диде Илдар Гыйлаҗев.
ТР Югары суды рәисе сүзләренә караганда, тагын бер аспект бар, аны да исәпкә алу зарур. “Илдәге социаль икътисади вәзгыять судларга мөрәҗәгатьләр саны артуга китерә”, дип билгеләп үтте ул һәм хакимият проблемалы мәсьәләләрне хәл итмичә бәхәсләр һәм гражданнарда канәгатьсезлек тудыра, дип тә өстәде.
“Шулай итеп 3 нче аспект туа. Ул хакимиятнең башкаручы тармаклары бүгенге көндә эшләп бетерми, аңа Конституция һәм башка законнар тарафыннан билгеләнгән функцияләрне үтәми. Шулай итеп суд системасына йөкләнеш арта”, дип белдерде ул.
Агымдагы елның 9 аенда җәмгыять судьялары 387 500 материал караган, бу судлар караган эшнең 64 проценты дигән сүз. 2012 елның шул чоры белән чагыштырганда, җәмгыять судьларының эше 36 процентка арткан. Җәмгыять юстициясенең эш күләме гражданнар эшләре исәбенә арткан.
ТР Югары суды 30 меңгә якын эш һәм материал караган, бу 2012 елның шул чоры белән чагыштырганда 7 процентка артык.
“Статистикадан күренгәнчә, республиканың һәр өченче гражданины диярлек суд юлында йөри”, - диде Илгиз Гыйлаҗев.

news_right_1
news_right_2
news_bot