Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Әстерханның «Дуслык» оешмасы 30 еллык юбилеен бәйрәм итә
Бу оешма өлкәдә милли һәм дини гореф-гадәтләрне үстерүче, татар халкының мәдәни кыйммәтләрен саклаучы бердәнбер оешма.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 17 август, "Татар-информ" ). Бүген 18:00 сәгатьтә Әстерханның «Звездный» спорт комплексында Татарстаннан килгән иҗат коллективлары һәм ансамбльләре катнашында «Дуслык» татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган концерт узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
⠀
Концертның төп йолдызлары — Татарстанның халык артистлары Айдар Галимов, Резедә Шәрәфиева, Вил Усманов, шулай ук Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев һәм «Болгар» халык биюләре театры.
- Әстерханның «Дуслык» татар иҗтимагый оешмасы 1989 елда оеша. Бу оешма өлкәдә милли һәм дини гореф-гадәтләрне үстерүче, татар халкының мәдәни кыйммәтләрен саклаучы бердәнбер оешма.
- Җәмгыятьнең рәисе булып Алмаев Әнвәр Ибраһим улы тора. «Дуслык» татар җәмгыятенең «Яшь күңел» яшьләр канаты бар — җитәкчесе Данил Хәлморатов.
«Дуслык» җәмгыяте өчен 2019 ел – юбилей елы. Әстерхан татарлары 30 еллык актив эшләренә йомгак ясаячак. Алар туган телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклап кала алулары белән горурлана, диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз