news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Әстерханда -федераль Сабантуй

Әстерхан эстафетаны Чиләбедән алды

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Узган ел ил күләмендәге Сабантуйны Чиләбе кабул иткән булса, быел эстафетаны Әстерхан алды. Бүген шәһәрнең
Үзәк стадионында федераль Сабантуй уза. Татар халкын берләштерү мәйданы булган бу бәйрәмдә Россиянең 69 төбәгеннән һәм чит илләрдән кунаклар катнаша.
Бәйрәм Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте, шәһәр мэриясе, Татарстан Хөкүмәте, ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Әстерхан өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтәрияте тарафыннан оештырылды. 2008 елгы федераль Сабантуйның мәдәни программасын тулысы белән Татарстан ягы эшләде. Бәйрәмдә республиканың 100 дән артык популяр иҗат коллективы һәм артисты катнаша. Алар арасында – ТР Дәүләт җыр һәм бию, фольклор музыкасы ансамбльләре, РФ һәм ТР халык артисткасы Венера Ганиева, ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов һ.б. бар.
Быелгы Әстерхан Сабантуе программасы да татар халкының традицион бәйгеләренә бай. Төрле төбәкләр һәм илләрдән җыелган милләттәшләребез, кунаклар көрәш, чүлмәк вату, колгага менү, гирь күтәрүнең шаһитлары булачак, үзләре дә җитезлекләрен сынап карый алачак. Болардан тыш, үзенчәлекле тамаша – атлар, дөяләр һәм тәвә кошлары парады оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot