Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Әстерханда федераль Сабан туе үткәрелә
Бәйрәм Әстерхан дәүләт университеты скверында Муса Җәлилгә һәйкәл ачу белән башлана.
(Әстерхан, 13 май, "Татар-информ", Айсылу Хафизова). Бүген Әстерханда федераль Сабан туе уза. Бәйрәм чараларында Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстанның рәсми делегациясе катнаша.
Иртән ТР Президенты, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шулай ук Татарстанның җәмәгать эшлеклеләре Әстерхан дәүләт университеты скверында герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасында катнаша.
Үзәк "Волгарь"стадионында татарстанлылар халык-сәнгать һөнәрчеләренең күргәзмәсе белән танышачак. Аннан соң 2017 елгы федераль Сабан туен ачу тантанасы узачак. Сәламләү сүзе белән Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин һәм Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаячак.
Милли бәйрәмдә 18 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Кунаклар илнең 40 төбәгеннән чакырулы.
Сабантуй тәмамлангач, кунаклар “Татар мөсафирханәсе”ндә булачак. Шушы ук көннең кичендә Татарстан делегациясе һәм республиканың мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре Казанга кайтачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз