news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Бүген - Славян язуы һәм мәдәнияте көне

^Бүген - Славян язуы һәм мәдәнияте көне

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Бүген Славян язуы һәм мәдәнияте көне уңаеннан Премьер-министр урынбасары - ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева татарстанлыларга мөрәҗәгатендә 100дән артык милләт яшәгән республикада аның зур мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте.

"Славян язуы һәм мәдәнияте көне татарстанлылар өчен милли һәм интернациональ бәйрәм, чөнки бөек гуманист-мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодий тарафыннан бирелгән Слово һәр этносның үзенчәлеген һәм язмышын чагылдырып, үзара мәдәниятне баетуга, бер-береңә хөрмәт һәм дуслыкның зур идеалына хезмәт итә. Ул безне язу чыганакларына гына мөрәҗәгать иттереп калмый, ә һәр кешедә рухи һәм иҗади башлангыч уята һәм буыннан-буынга күчүче халык иҗаты, гореф-гадәтләре, традицияләре тууга яңа көч бирә", диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100