news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бүген шәһәр күләмендә үткәрелгән шигырь конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде
“Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек!” шигырь бәйгесе быел уникенче тапкыр үткәрелә
Скопировать ссылку
(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Г.Тукай әдәби музеенда “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек!” дигән шигырь бәйгесенең йомгаклау туры нәтиҗәләре буенча, “14 яшьтән алып 17 яшькәчә кадәрге үсмерләр” дигән төркемдә Тукайның сирәк яңгырый торган әсәрләрен сәнгатьле укыганы өчен, башкаланың Авиатөзелеш районы 54 нче мәктәбе укучысы Дилә Мөбарәкшинаны жюри беренче урынга лаек дип тапты. Икенче урынны Идел буе районының 24 нче мәктәбе укучысы Айгөл Фатыйхова, ә өченче урынны Авиатөзелеш районының 36 нчы мәктәбе укучысы Чулпан Гайфуллина алды. Тукай әсәрләре нигезендә театраль тамаша тәкъдим иткәне өчен, конкурсның Гран-приен Идел буе районының 16 нчы гимназиясе укучылары Алмаз Садыйков белән Артур Шәйдуллин яулады. Икенче урын Киров районында урнашкан татар-төрек лицее укучысы Дилә Мәрдановага һәм өченче әлеге районның 152 нче гимназиясе укучысы Алмаз Шәймәрдановка бирелде.
“14 яшьтән алып 17 яшькәчә кадәрге үсмерләр” дигән төркемдә укучылар тарафыннан иҗат ителгән әсәрләрнең иң яхшысы дип Идел буе районының 42 нче мәктәбе укучысы Илназ Әхмәтшинныкы табылса, икенче-өченче урыннары бу номинациядә Идел буе районының 78 нче мәктәбе укучысы Лилия Идиятова белән Мәскәү районының 17 гимназиясе укучысы Айсылу Ибраһимова бүлеште.
“10 яшьтән алып 13 яшькәчә кадәрге балалар һәм үсмерләр” дигән төркемдә “Тукайның сирәк яңгырый торган әсәрләрен башкару” номинациясендә беренче урын Гүзәл Әхмәдиевага (Идел буе районы, 160 нчы мәктәп), икенче урын Зөлхия Шәмсетдиновага (А.Алиш исемендәге Балалар иҗат сарае) һәм өченче урын Артур Соловьевка (Яңа Савин районы 165 нче мәктәп) бирелде.
“Укучылар тарафыннан иҗат ителгән иң яхшы әсәр” номинациясендә беренче урынны Вахитов районының 1 нче гимназиясе укучысы Айнур Минһаҗева, икенче урынны Авиатөзелеш районының 37 нче мәктәбе укучысы Илсөяр Шәйхиева яулады.
“Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” дигән номинациядә беренче урын Авиатөзелеш районында урнашкан 147 нче мәктәпнең “Агымсу” фольклор студиясе алды. Икенче һәм өченче урыннар Киров районы 152 нче мәктәп укучысы Алмаз Усмановка һәм шушы ук районның 15 нче мәктәбе укучылары Регина Габдрахманова белән Резидә Вафинага бирелде.
“6 яшьтән алып 9 яшькәчә кадәрге балалар” дигән төркемдә “Укучылар тарафыннан иҗат ителгән иң яхшы әсәр” номинациясендә беренче урын Диләрә Гыйниятуллинага (Идел буе районы, 78 нче мәктәп), икенче урын Валерий Елисинга (Яңа Савин районы, 114 нче мәктәп) һәм Лилия Хаевага (Авиатөзелеш районы, 62 нче мәктәп) бирелде. “Тукайның сирәк очрый торган әсәрләрен башкару” номинациясендә беренче урынга Булат Фәсахов (Вахитов районының 1 гимназиясе), икенче урынга — Аида Юнысова (Идел буе районы, 18 нче гимназия) һәм өченче урынга Адилә Галәветдинова (Идел буе районы, 18 нче гимназия) лаек булды.
“Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” номинациясендә беренче урын “Алкышлар” театр студиясенә (Яңа Савин районы, 155 нче мәктәп) бирелсә, икенче-өченче урыннарны Мәскәү районының татар-рус мәктәбе укучылары һәм Совет районының 8 нче гимназиясе укучылары Динара Маннапова белән Зарина Мингалиева бүлеште.
“Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек!” дигән шәһәркүләм шигырь конкурсының йомгаклау турында катнашкан балаларның осталыгын Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Шәмси Закиров, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Мирсәяпова һәм Г.Тукай әдәби музее директоры Рәмис Аймәт бәяләделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot