news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Шәдче һәм Җөри авылларында "Сөмбел" нәфис фильмы төшерелә башлады

"Сөмбел" фильмы Зифа Кадыйрованың шул исемдәге романы буенча төшерелә. Фильмның идея авторы һәм баш продюсеры - Миләүшә Айтуганова.

Бүген Шәдче һәм Җөри авылларында "Сөмбел" нәфис фильмы төшерелә башлады
пресс-служба "Татаркино"

(Казан, 19 июль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Мамадыш районының Шәдче һәм Җөри авылларында "Сөмбел" тулы метражлы нәфис фильмы төшерелә башлады. Фильм Татарстан белән Үзбәкстанның копродукциясе буларак эшләнә.

"Сөмбел" фильмы Зифа Кадыйрованың шул исемдәге романы буенча төшерелә. Фильмның идея авторы һәм баш продюсеры - Миләүшә Айтуганова. Үзбәкстан ягыннан продюсер Улугбек Абдуллаев.

Фильмның режиссеры - үзбәк кинорежиссеры Рәшит Маликов. Икенче режиссер - Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев. Рамил Фазлыев Миләүшә Айтуганова белән "Мулла" фильмын тәшергән режиссер. Сценарий авторы - Кариев театры артисты Илфат Камалиев. Ул әлеге роман буенча Чаллы татар дәүләт драма театрында спектакль чыгарган режиссер.



Романның төп героинясы Сөмбел ролендә Үзбәкстан яшьләр театры актрисасы, кырым татары кызы Сабина Асанова. Төп геройлар - Булат белән Байрас ролендә - Әтнә театры артисты Айдар Вәлиев һәм Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов.

Фильм Татарстанның Мамадыш районында һәм Үзбәкстанда төшереләчәк. Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, июль азагына кадәр Мамадыш районында Сөмбел булган кадрлар төшереләчәк. Ел ахырына кадәр фильм төшерелеп бетәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100