news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген сайлау участокларында ТР Иҗтимагый палатасыннан 3 меңләп күзәтүче эшли

Анатолий Фомин беренче тапкыр күзәтүчеләрнең ачык штабы оештырылуын да әйтте.

Бүген сайлау участокларында ТР Иҗтимагый палатасыннан 3 меңләп күзәтүче эшли
Рамиль Гали

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Иҗтимагый палатасыннан 3 меңгә якын күзәтүче бүген республикада уза торган сайлауларда эшли. Бу хакта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендәге бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.

Күзәтүчеләр теге яисә бу сәяси партиягә кагылышы булмаган иҗтимагый оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән.

“Бу принципиаль рәвештә мөһим. Тәҗрибә моның акланган адым булуын күрсәтә”, - ди Анатолий Фомин һәм беренче тапкыр күзәтүчеләрнең ачык штабы оештырылуын әйтте.

Әлеге штабны оештыруда сайлау процессы белән кызыксынган һәр кеше катнаша алган. Алар арасында сәясәт белгечләре дә, социологлар да, сәяси партия вәкилләре дә, башка төрле катлам һәм оешма вәкилләре дә бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100