news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Санкт-Петербургта “Зур сигезле” саммиты ачыла

Бүген Санкт-Петербургта “Зур сигезле” саммиты ачыла

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Бүген “Зур сигезле” илләре лидерлары Петербургта җыелачак, анда G8 саммиты ачыла. Көн үзәгенә төп мәсьәләләрнең берсе буларак инфекция авыруларына каршы көрәш темасы кертелгән, дип хәбәр итә «АМИ-ТАСС».

Кичен дәүләт башлыклары хатыннары белән Петергофның Петр сараенда үтәчәк төшке ашка җыела. Шул ук көнне РФ Президенты Владимир Путин һәм АКШ Президенты Джордж Буш очрашачак.

Россиянең G8дәге вәкиллегенең рәсми сайтында урнаштырылган программа нигезендә, “сигезле” саммитының төп эшлекле чаралары 16-17 июльгә планлаштырылган. “Зур сигезле”дәүләт башлыкларының беренче утырышы якшәмбегә билгеләнгән. Ул “Үсмерләр сигезлеге” вәкилләре очрашуы белән тәмамланачак. 13-17 яшьлек үсмерләр һәм кызлар 10 июльдә ачылган үз саммитларында “Сигезле төркеме” лидерлары очрашуының көн үзәгендә булган тема буенча фикер алышты инде. Алар үз нәтиҗәләрен дәүләт башлыкларына тәкъдим итә ала.

Көннең икенче яртысында “сигезле” лидерларының эшлекле утырышы башланачак. Саммитның беренче рәсми эш көне чәй эчү белән тәмамланачак.

Дүшәмбе, 17 июльдә “сигезле” утырышы Һиндстан, Кытай, Бразилия, Мексика һәм КАР, шулай ук Конго һәм Казакъстаннан чакырылган лидерлар, шулай ук халыкара оешма, шул исәптән БДБ һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы җитәкчеләре катнашында үтә. Санкт-Петербург саммиты G8 лидерлары матбугат конференциясе белән тәмамланыр дип көтелә. Традиция буенча журналистлар белән беренче булып саммит хуҗасы – Россия Президенты Владимир Путин очрашачак. Искә төшереп үтәбез, саммитның көн үзәгенә энергетика куркынычсызлыгы, мәгариф, куркыныч инфекцияләр һәм террорлыкка каршы көрәш мәсьәләләре куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot