news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

Бер гаепсезгә миллионлаган кеше репрессияләнгән, аларның төгәл саны беркайда да исәпкә алынмаган

(Казан, 30 октябрь, “Татар–информ”). Сәяси репрессия кобаннарын искә алу көне РСФСР Югары Советы тарафыннан 1991 елның 18 октябрендә кабул ителгән “Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен гамәлгә кую турында”гы №1763/1-I карары нигезендә ел саен 30 октябрьдә билгеләп үтелә. “Мемориал” хокук яклау үзәгендә сәяси репрессияләрдән зыян күргән 800 меңгә якын кеше исәпләнә. Араларында репрессияләнүчеләр генә түгел, аларның балалары да бар.
Тоталитар режимнан зыян күрүчеләрнең төгәл санын ачыклау мөмкин түгел. Президент каршындагы реабилитация комиссиясе рәисе Александр Яковлевның сүзләренә караганда, бер гаепсезгә миллионлаган кеше репрессияләнгән, аларның төгәл саны беркайда да исәпкә алынмаган.
Генераль прокуратура мәгълүматларына караганда, “Сәяси репрессия корбаннарын аклау турында”гы закон гамәлдә булган дәвердә 901127 кешегә карата 636302 җинаять эше яңадан каралган, шуларның 637614 е акланган.
30 октябрьдә, Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә, Соловецкий ташы янында (әлеге һәйкәл 1990 елның 30 октябрендә ачыла) матәм митингы уза, митингтан соң анда катнашучылар Соловецкий ташына Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте, Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте, шулай ук сәяси репрессия корбаннары иҗтимагый оешмасы исеменнән чәчәкләр куя.
1989 елның ноябрендә СССР Югары Советы көчләп күченергә мәҗбүр ителгән халыкларга каршы репрессия актларын законсыз һәм җинаять дип тану турында Декларация кабул итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100