news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген «Рубин-U17» командасы яшүсмерләр футбол лигасында беренче матчын үткәрә

Җиңүче команда УЕФА яшүсмерләр лигасында чыгыш ясаячак.

(Казан, 3 август, "Татар-информ"). "Рубин-U17" командасы  Россия футбол берлеге оештырган яңа турнирда катнаша. Бүген команда беренче матчында "Рубин" стадионының төп кырында "Динамо" командасы белән очраша. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.

Уен 10.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Футбол лигасы 17 яшьтән өлкәнрәк булмаган уенчылар өчен яшүсмерләр командалары арасында оештырылган. Җиңүче команда УЕФА яшүсмерләр лигасында чыгыш ясый.

Иң көчле төркемендә илнең иң яхшы футбол мәктәпләреннән 12 команда чыгыш ясаячак. Болар - Мәскәү «Динамо»сы, «Спартак», «Локомотив», ЦСКА, «Чертаново», «Строгино», Петербургның «Зенит» һәм «Зенит», «Краснодар» Олимпия резервы мәктәпләр, Мәскәү һәм Самара өлкәләреннән УОР-5 һәм «Киноплев академиясе».

  • «Рубин-U17» - спорт мәктәпләре арасында 2019 елгы Россия беренчелеге җиңүчесе.  «Рубин» тренерлары Дмитрий Благов һәм Радик Гадеев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100