news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген “Рубин” Ташкентның “Пахтакор” командасы белән очраша

«Рубин» һәм «Пахтакор» СССР чемпионатлары кысаларында Беренче лигада катнашкан

 (Казань, 12 февраля, «Татар-информ»). Бүген Төркиянең икенче җыенында йомгаклау контроль матчында “Рубин” Ташкентның “Пахтакор” командасы белән уйный.
«Рубин» һәм «Пахтакор» командаларының күптәнге очрашу тарихы бар, алар СССР чемпионатлары кысаларында Беренче лигада катнашкан. 1976 ел сезонында Казан командасы кунакта 1:0 исәбе белән җиңгән, ә Казанда көндәшләр уены 2:2 исәбе белән тәмамланган. Ә менә киләсе сезон нәтиҗәләре буенча «Пахтакор» Мәскәүнең “Спартак” командасы белән Югары лигага чыккан, ә “Рубин” фаворитка ике тапкыр оттырган.
2009 елның гыйнварында “Рубин” һәм “Пахтакор” янә футбол кырында очрашты. Бергәлек Чемпионнар кубогында командалар уены 1:1 исәбе белән тәмамланды. Ул матчта Казан клубының хәзерге уенчылары Игорь Портнягин, Владимир Дядюн һәм Алексей Котляров уйнады, дип хәбәр итә казанлылар матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100