Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген “Рубин” Махачкалада “Анжи” белән очраша
Матч Мәскәү вакыты белән сәгать кичке 6 да башлана
(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Илдар Райманов). Бүген кич “Рубин” Махачкалада “Анжи” белән очраша. Матч Россия чемпионатының 27 нче туры кысаларында уза.
Беренче әйләнештә казанлылар Махачкала командасын җиңеп, “Анжи”ның 7 матчтан торган уеннар сериясен өзгән һәм лидерлыктан төшергән иде. Бу юлы Гус Хиддинк җитәкләгән команда бурычын кайтарырга тырышачак, амбицияләрен тормышка ашыра алырлармы – монысы икенче мәсьәлә.
Кызганыч, турның үзәк матчы булган бу уен гомумроссия каналларыннан күрсәтелмәячәк. Аны туры эфирда бары “HD Спорт” һәм “НТВ Плюс Наш футбол” каналларын караучылар гына күзли алачак. “Анжи”-“Рубин” уенына сәгать кичке 6 да старт бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз