news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген “Рубин” Чемпионнар Лигасында хәлиткеч уеннарның берсен уздыра

Киев “Динамо”сы белән очрашудан тамашачылар бары җиңү көтә

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Әле берничә көн элек кенә икенче тапкыр Россия чемпионы исемен яулаган “Рубин” бүген Чемпионнар Лигасы кысаларында хәлиткеч уеннарның берсен уздыра. Казанга Киев “Динамо”сы килде. Матч Мәскәү вакыты белән 20 сәгать 30 минутта Үзәк стадионда старт алачак.

“Рубин” чыгыш ясаучы F төркемен белгечләр баштан ук “үлем төркеме” дип атарга ашыкты. Ауропаның гамәлдәге чемпионы “Барселона”, көчле “Интер” һәм “Динамо”ны берләштергән бу группадан “Рубин”ның алдагы этапка чыга алу шансларын бик түбән бәяләгәннәр иде. Тик, хакыйкать, әлеге төркемдә бер башка өстен командалар юк икәнен ачыклады. 6 уеннан соң төркемдә беренче урын белән соңгы урынны нибары 2 очко аера. Шуңа күрә, калган ике уенда Чемпионнар Лигасының плей-офф өлешенә чыгу өчен көрәш бик кызу булачак.

5 очко туплаган “Рубин” “Интер”дан 1 очкога гына калышып, турнир таблицасының икенче баскычында бара. Киев футболчылары 4 очко белән дүртенче урында. Киевта узган тәүге очрашуда казанлылар беренче булып туп кертсә дә, безнең команданың өстенлеген сакларга көче җитмәде. Уен 3:1 исәбенә мәйдан хуҗаларының җиңүе белән тәмамланган иде. “Рубин” ул вакыттан бирле үзгәргәнме? Шушы көннәрдә үзәк басмаларның берсендә, баш тренер Корбан Бердыевның: “Команда, ул вакытка караганда тизлекне сизелерлек арттыруга иреште”, дигән җавабы дөнья күрде. Татарстан, Россиянең футбол сөючеләре бу уенда “Рубин”нан бары җиңү көтә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100