news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген «Рубин» белән «Зенит» уйнаганда «Казан Арена» стадионы парковкасы бушлай булачак

Футбол сөючеләргә шәхси автомобильдә иртәрәк, матч башланырга бер сәгать кала килергә кирәк.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Бүген «Казан Арена» стадионында «Рубин» - «Зенит» матчы җанатарлары өчен бушлай парковка эшләячәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр ителә.

Россия премьер-лигасы командалары арасында ил чемпионатының 3нче тур матчы бүген 20.00 сәгатьтә башлана.

Автомобильләрне Р8 һәм Р9 зоналарында (керү – Ямашев проспектыннан); Су спорты төрләре сарае янындагы Р10 парковкасында (керү – Сибгат Хәким урамыннан); Гаврилов урамындагы парковкада (керү – Ямашев проспектыннан) калдырырга мөмкин.

Бушлай стоянкадан файдаланырга теләгән җанатарларга матчка иртәрәк килергә кирәк, чөнки матч башланырга бер сәгать кала парковканы ябып куячаклар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100