news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген «Россиядә яшь эшкуар 2019» бәйгесенә гариза бирүнең соңгы көне

14 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл эшкуарларын россиякүләм бәйгедә катнашырга чакыралар.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары 2019» Бөтенроссия конкурсында катнаша ала. Бу турыда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Конкурста катнашу өчен molpred-116.ru сайтында анкета тутырырга һәм info.mpr2019rt@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Гаризаларны кабул итүнең соңгы көне – 30 сентябрь. Һәр теркәлүче бүләккә СММ буенча онлайн белем алу курсын алачак. 

Конкурс 8 номинация буенча уза: «Интернет эшкуарлыгы», «Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы», «Франчайзинг», «Социаль эшкуарлык», «Җитештерү», «Инновацион эшкуарлык», «Сәүдә» һәм «Хезмәт күрсәтүләр өлкәсе».

Төбәк этабы финалы 2 октябрендә узачак. Иң яхшы эшкуарлар федераль этапта катнаша һәм Россия дәрәҗәсендә Татарстанны күрсәтә алалар. «Яшь Россия эшкуары 2019» Бөтенроссия конкурсының финалы бу елның ноябрендә Казанда узачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чараны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Яшьләр эшкуарлыгына Россия ярдәм итү үзәге оештыра. 

news_right_1
news_right_2
news_bot