news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Россиядә – Суд приставы көне

Федераль законнар кабул ителү белән, 1997 нче елда суд приставлары хезмәтенә нигез салына

 (Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). Суд приставы көне РФ Президентының 2009 нчы елның 8 сентябрендә дөнья күргән “Суд приставы көнен билгеләү турындагы” Указы нигезендә билгеләнгән. Суд приставлары турындагы беренче искәртүләр безнең илдә Русьның феодаль таркалышы чорында документаль актларда очрый.

Ул вакытта приставларның вәкаләтләр кыры күпкә киңрәк булган: алар үз эшенә полицияне дә, хәрби частьларны да җәлеп итә алган, шулай ук суд карарын үтәмәү өчен җаваплылык та күпкә кырысрак булган, хәтта сөргенгә сөрелүгә кадәр. VI-VII гасырларда Россиядә норматив-хокукый документларның глобаль систематизациясе белән бердәм суд системасы формалашкан. Нәкъ менә шушы чорда суд приставларының хокукый статусы тәгаенләштерелгән, ә аларның функцияләре закон тарафыннан ныгытылган. Бүген Суд приставлары федераль хезмәте – суд эшчәнлекләренең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча функцияләрне башкаручы башкарма хакимият федераль органы.

news_right_1
news_right_2
news_bot