news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Россиядә - реклама хезмәткәрләре көне

Бәйрәм 1994 елдан бирле билгеләп үтелә

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Реклама хезмәткәре көне - Россиядә реклама төзүчеләр, реклама бирүчеләр, маркетологлар һәм пиарчыларның һөнәри бәйрәме. Бу бәйрәм 1994 елдан бирле билгеләп үтелә.

23 октябрь -  сәүдә үсешенә һәм шуңа бәйле рәвештә, Россия икътисадына бәяләп бетергесез өлеш кертүче иҗади кешеләр көне. "Реклама" сүзе reclamare (кычкырып әйтергә) дигән латин сүзеннән килеп чыккан. Культурологлар мәгълүматына караганда, борынгы Рим халкында зур вакыйгаларны тәмамлаучы тантаналы процессларда реклама элементлары: мактау чыгышлары, сугышларда яулап алынган трофейларны күрсәтү булган.

Борынга заманнарда сәяси реклама, күбесенчә, хакимнәрнең һәм полководецларның сыннарында чокып язылган мактау сүзләре рәвешендә булган. Урта гасырларда "реклама" көндәшлеге, нигездә, телдән әйтү формасында чагылдырылган - сәүдәгәрләрнең үз товарларын мактавы, әйбер таратучыларның өндәве. Бүгенге көндә рекламаның максаты - көндәшләр арасында товарны аерып күрсәтү, сатуларны арттыру.

Calend.ru материаллары буенча.  

news_right_1
news_right_2
news_bot