news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Бүген Россиядә Пушкин көне

^Бүген Россиядә Пушкин көне

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Премьер-министр урынбасары – ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева республика халкын бөек рус шагыйренең туган көне белән котлады.

Кадерле татарстанлылар!

6 июньдә Россиядә Пушкин көне бәйрәм ителә. 1998 елдан алып бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне дәүләт милли бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Моңарчы ел саен Михайловское авылында очрашулар үткәрелеп килде. Андагы шигырь бәйрәменә даһи шагыйрь, рус әдәби теленә нигез салучы, һәркемгә балачактан таныш әкиятләр һәм башка әсәрләр авторының талантын сөючеләр җыела иде.

Бу көн – шигърият тормышларының аерылгысыз бер өлеше булган дуслар һәм фикердәшләрнең очрашу көне. Бу – кешелекнең үз ватаныннан читтә дә билгеле булган даһи шагыйрьнең якты истәлегенә ихтирам көне. Җирнең барлык кыйтгаларында, якын һәм ерак чит илләрдә Пушкинга булган мәхәббәт көчле һәм ул олылап искә алына. Аның әсәрләре дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән. Шуңа күрә Россиянең Пушкин көнен хаклы рәвештә Халыкара Пушкин бәйрәме дип атарга мөмкин.

Александр Сергеевич Пушкин – универсаль сәнгать – сүз сәнгате остасы. Күп буыннарның аңнары һәм йөрәкләренә аның бөек әсәрләренең йогынтысы зур. Даһи рус шагыйре Татарстан Республикасында 120 еллыгы Әдәбият һәм сәнгать елының иң истәлекле вакыйгаларының берсе булган бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына да көчле йогынты ясаган.

Тукай исемен Пушкинныкы белән бергә искә төшерүебез дә очраклы түгел. Тукай үзе дә бу турыда хыялланган.

Шигъре Лермонтов вә Пушкин – олугъ саф диңгез ул,

Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул

Тукай Пушкин әсәрләрен күп тәрҗемә кылган, аның шигырьләре нигезендә үзенекеләрен иҗат иткән – Пушкин үзе дә бит заманында рус мәдәниятен бөтен Ауропа мирасы белән баеткан. Тукай “Шүрәле”не рус халык әкиятләрен Россиядә беренчеләрдән булып югары мәдәни күренешкә әверелдергән Пушкин тәэсирендә язуы белән горурланган.

Җәлил исемен йөрткән һәм Тукай мәйданына тоташучы Пушкин урамында урнашкан опера театрының ике ян ягында бөек рус һәм бөек татар шагыйре һәйкәлләре булу да символик.

Биредә Пушкин һәйкәле янында Пушкинның шигърият бәйрәме, ә Тукай һәйкәле янында аның туган көнендә шигърият митингы үткәрелә.

Бүген, Пушкинның бөек таланты истәлегенә баш ию көнендә барлык татарстанлыларга - шигъриятнең гаҗәеп тылсымы белән яңа очрашулар, ә сүз осталарына илһам һәм иҗади уңышлар телим, көндәлек тормыш агымында югары шигърияткә һәрчак урын булсын иде.

Премьер-министры урынбасары – ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100