news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Россиядә Полиграфия көне билгеләп үтелә

Бу һөнәри бәйрәмне гамәлгә кую инициативасы белән полиграфия хезмәткәрләре үзләре чыккан.

Бүген Россиядә Полиграфия көне билгеләп үтелә
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). 19 апрельдә Россиядә Полиграфия көне билгеләп үтелә. Бу һөнәри бәйрәм 2014 елда гамәлгә куелган. “Полиграфия” – китап, журнал, газета, этикетка кебек басма продукция чыгару белән бәйле җитештерү тармагы, дип хәбәр итә Calendar.ru сайты.

Бу һөнәри бәйрәмне гамәлгә кую инициативасы белән полиграфия хезмәткәрләре үзләре чыккан. Бу тәкъдимне 2013 елда РФ Мәдәният министрлыгы, шулай ук Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы да хуплап алган. Полиграфия станоклар артында басып торучылардан тыш, төрле профессия - дизайнер, редактор, менеджер, инженерлар хезмәтен дә берләштерә. Техник яңалыклар һәм компьютер технологияләре ярдәмендә полиграфия продукциясе даими төрләнә. Хәзер ул китап, журнал, буклет һәм этикеткалар гына түгел, бүген полиграфия өлкәсенә төрү, сувенир һәм реклама продукциясе, классик һәм стандарт булмаган фото ясау хезмәтләре дә керә.

Полиграфия өлкәсе профессионаллары электроника гасырында да  кеше тормышында китапны кызыклы итә һәм аңа ихтыяҗ тудыра ала. Ә сәяхәт иткәндә, газета һәм журналлар, кроссворд һәм скандвордлардан башка булмый. Хәзер фатирга обойларны да заманча полиграфия тәкъдим иткән күптөрле сюжет, рәсемнәр, төсләр арасыннан сайлап алабыз. Полиграфиядә эшләүче кешеләрнең иҗади күзаллавы һәм фантазиясе эшкә җигелгән профессиональлеге безнең тормышны яктырак, кызыклырак итә һәм төрле төсләргә баета.

Бүген бу тармактагы коллективлар һәм компанияләр хезмәттәшләрен һәм дусларын һөнәри бәйрәм белән котлыйлар, алдынгы хезмәткәрләрнең казанышларын билгеләп үтәләр, ярминкәләр һәм күргәзмәләр оештыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100