news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Россиядә Интернет ярдәмендә акча эшләүчеләр - фрилансерлар көне билгеләп үтелә

Элегрәк фрилансерлык юлы белән яшүсмерләр генә вак-төяк акча эшләгән булса, бүген бу хезмәт белән үз эшенең остасы булган кешеләр дә шөгыльләнә.

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Һәр елны 14 майда Россиядә фрилансерлар – Интернетта мөстәкыйль рәвештә акча эшләүчеләр көне билгеләп үтелә. Бу хакта Calend.ru сайты хәбәр итә.

2005 елның 14 маенда Россиядә фрилансерларның беренче биржасы оештырыла. Әлеге биржа ел саен 14 майда бәйрәм чаралары үткәрә. Анда фрилансерлар, дизайнерлар, менеджерлар, программистлар, копирайтерлар һәм тагын башка хезмәткәрләр – офисларга йөрмичә генә, өйдән акча эшләүчеләр чакырыла.

  • Фрилансер (freelancer — ирекле укчы, ирекле сөңге йөртүче) – нинди дә булса компания штатында исемлектә тормаган, үзенә-үзе эшне мөстәкыйль табып, үз графигы буенча эшләүче хезмәткәр.

Россиядә хәзергә әлеге хезмәт төре артык киң таралмаган булса да, соңгы вакытта фрилансерлар саны артканнан-арта бара. Берничә ел элек фрилансерлык юлы белән яшүсмерләр генә  көндәлек чыгымнарга вак-төяк акча эшләгән булса, бүген бу хезмәт белән үз эшенең остасы булган кешеләр дә шөгыльләнә. Күп кенә журналистлар, менеджерлар, дизайнерлар, тәрҗемәчеләр һәм башка профессия кешеләре, өйдән чыкмыйча гына, Интернет ярдәмендә хезмәт хакы эшли, диелә Calend.ru хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100