Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Россиядә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне билгеләп үтелә
Россиядә җитештерү өлкәсендә эшләүчеләрнең 30 процентка якыны агросәнәгать комплексында мәшгуль, җитештерү фондларының биштән бер өлеше җәлеп ителгән.
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне РФ Президенты Указы белән гамәлгә куелган һәм ел саен октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Россия авыл хуҗалыгы үсеш юлында катлаулы юл узган - бу күпсанлы җир реформалары, коллективлаштыру, яңа икътисади сәясәт һәм базар икътисадына күчү. Соңгы елларда авыл хуҗалыгын үзгәртеп кору уйланылып бетмәү аркасында аның инфраструктурасы зыян күрде, күпчелек төбәкләрдә хуҗалыклар таркалды, уңдырышлы җирләр ташландык хәлдә калды.
Россиядә җитештерү өлкәсендә эшләүчеләрнең 30 процентка якыны агросәнәгать комплексында мәшгуль, җитештерү фондларының биштән бер өлеше җәлеп ителгән, өчтән бер өлеш чамасы тулаем илкүләм керем булдырыла. Агросәнәгать комплексы үсеше дәүләтнең азык-төлек куркынычсызлыгы дәрәҗәсен һәм җәмгыятьтә социаль-икътисади хәлне билгели.
Авыл хуҗалыгы - агросәнәгать комплексының һәм илнең бөтен халык хуҗалыгының мөһим звеносы, чөнки аның исәбенә халык кулланылышындагы товарларга ихтыяҗның 75 проценты каплана, шулай ук икътисад мөһим тармакларының берсе.
Сalend.ru материаллар буенча.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз