Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^Бүген – Россия прокуратурасы хезмәткәрләре көне
^Бүген – Россия прокуратурасы хезмәткәрләре көне
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне. Бу уңайдан ТР Прокуроры Кафил Әмиров прокуратура хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады.
Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәткәрләре Россия прокуратурасы оешуына 284 ел тулуны билгеләп үтә. Татарстанда прокуратура илдә беренчеләр рәтендә гамәлгә куелган һәм 2006 елның 2 апрелендә Казан губернасының беренче прокуроры билгеләнүгә 275 ел тулу бәйрәм ителәчәк. Монда гаҗәпләнерлек урын юк, Казан Мәскәү һәм Петербургтан соң өченче дәүләт шәһәре булып торган. Күп дәүләт институтлары мондый озын гомерле булулары белән мактана алмый.
Прокурор күзәтчелегенең бурычы, тарихи үзгәрешләргә карамастан, элеккечә кала – Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган законнарга буйсыну. Прокуратура эше РФ Конституциясе тарафыннан кеше хокукы һәм иреген югары кыйммәт итеп тану, аларны яклау дәүләт вазифасы икәнен аңлап төзелә дә инде. Шунысы кызыклы, Прокуратура хезмәткәрләре көне Россия Конституциясе көненнән соң бер ай үткәч билгеләп үтелә.
2005 елда республиканың прокурор хезмәткәрләре тарафыннан законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту буенча күп эш башкарылды. Җитди көч җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын, милләтара һәм конфессиара килешүне тәэмин итүгә юнәлдерелде. Казанның меңьеллыгы чын бәйрәм булды һәм закон бозу очраклары белән ямьсезләнмәде. Закон нигезендә җирле үзидарә органнарына сайлаулар үткәрелде.
Оештырылган җинаятьчелек, коррупциягә каршы ныклы көрәш алып барыла. Җинаятьләр турында хәбәрне кабул итү һәм теркәүне ныклы күзәтү нәтиҗәсендә, теркәлгән җинаятьләр санының үсүенә карамастан, аеруча авыр җинаятьләр санының кимүен билгеләп үтәргә була. Соңгы елларда прокуратура тарафыннан хокук саклау органнарының хезмәткәрләре максатчан һәм координацияләнгән эшләре нәтиҗәсендә үтерү очракларының кимүе билгеләп үтелә. Аларны ачу Россиядә иң югары сан булып тора.
Гражданнарның хезмәт һәм социаль хокуклары тәэмин ителә. Яңа елда эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларының хокукларын яклау турындагы законың үтәлүенә зур игътибар биреләчәк.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре, халыктан сораштыру нәтиҗәләре республика халкының прокуратурага дәүләт хакимияте институты буларак ышанычы арта баруын дәлилли.
Тикшерүче хезмәте гади һәм җиңел түгел. Ул югары профессиональлек белем генә түгел, ә батырлык та таләп итә. 2005 елда прокуратура хезмәткәрләренең күбесе дәүләт бүләгенә лаек булган. Кадрлар алышына, әмма хезмәт бурычына тугрылык саклана. Ветераннар тәҗрибәсе онытылмый, ә арттырыла бара.
Прокуратура хезмәткәрләре Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмен тоя. Болар барысы да киләчәктә Татарстан прокуратурасы законны һәм хокук тәртибен ныгытуда үз өлешен кертүгә ышанырга мөмкинлек бирә.
Прокуратура хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлап сәламәтлек, муллык һәм уңышлар телим.
Татарстан Республикасы Прокуроры, юстиция буенча икенче класслы дәүләт киңәшчесе К.Әмиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз