news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга килә

Ул «КамАЗ» автомобиль заводының 50 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнашачак.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга килә

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга эш сәфәре белән килә. Ул «КамАЗ» берлегендә булачак. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Дәүләт башлыгы данлыклы автомобиль заводының 50 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаша, производство линияләре белән таныша, предприятие хезмәткәрләре белән аралашачак.

Бүген Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу үткәрә.



news_right_1
news_right_2
news_bot