news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Россия матбугаты көне

1703 елда бу көнне Петр I указы буенча "Ведомости" газетасының беренче саны дөнья күргән

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). 13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көнне 1703 елда Петр I указы буенча "Ведомости" газетасының беренче саны дөнья күргән.

Газета Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да нәшер ителгән, шул ук вакытта даими исеме булмаган диярлек - «Ведомости», «Российские ведомости», «Ведомости Московские» дип тә аталган. 1870 елның 1 гыйнварыннан почта учреждниеләрендә Россия һәм чит ил басмаларына язылу тәҗрибәсе кертелгән. Бу вакытлы матбугатка яздыру турында беренче карар булган. Ә 1914 елда илдә 3 меңнән артык газета һәм журнал нәшер ителгән. 1917 елдан башлап Россия матбугат көне 5 майга - төп совет газетасы - "Правда" чыга башлаган көнгә күчерелгән һәм Совет матбугаты көне дип үзгәртелгән. Бары 1991 елда гына РФ Югары Советы Президиумының 28 декабрьдә кабул ителгән "Россия матбугаты көне турында"гы  карары белән Россия матбугаты көне 13 гыйнварга күчерелгән.

Шунысын да әйтеп узарга кирәк: 1830 елның 13 гыйнварында "Литературная газета"ның беренче саны дөнья күргән. Белгечләр бәяләвенчә, 2009 елның 1 гыйнварына Россиядә 33 меңнән артык басма матбугат теркәлгән - бу, 2000 ел белән чагыштырганда, бер ярым тапкыр артыграк. Аларның яртысыннан артыгы газета, аннары журналлар һәм бары аз өлешен генә басма вакытлы матбугатның башка төрләре тәшкил итә. Уртача алганда, көн саен абунәчеләргә 20 миллионннан артык төрле газета-журналлар тарала. 1997 елдан башлап, бу көнне Россия Президентының ММЧ өлкәсендә премияләре һәм яшь журналистларның проектларына ярдәм итү өчен грантлар тапшырыла.

Calend.ru материаллары буенча.                        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100