news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Россия киносы көне

Россиядә төшерелгән беренче «Понизовая вольница» фильмы җиде минут кына барган

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). 1919 елның 27 августында Халык комиссарлары советының (Совнарком) илдә кино хезмәтен национализацияләү турындагы декреты басыла. Шушы вакыттан барлык фото һәм кинематография сәнәгате һәм сату эше Анатолий Луначарский җитәкчелек иткән Агарту халык комиссариаты карамагына күчә. Әлеге дата Совет киносы көне, соңрак Россия киносы көне буларак билгеләп үтелә башлый.

Россиядә беренче фильм 1908 елның 15 октябрендә күрсәтелә. Әлеге кинолента Владимир Ромашков режиссерлыгында халык җыры мотивлары буенча (Стенька Разин «Из-за острова на стрежень») төшерелгән «Понизовая вольница» була. Беренче Россия фильмы «Понизовая вольница» җиде минутлык кына булган.

Ә совет һәм дөнья кинематографиясенең алтын фондына кергән тулы метражлы киноларның беренчеләреннән берсе «Броненосец Потемкин» була. Сергей Эйзенштейнның бу данлыклы фильмы экраннарга 1926 елны чыга.

Буыннан буынга яратып каралучы «Чапаев» фильмы 1934 елны төшерелә. I Халыкара Мәскәү кинофестивалендә, Сергей Эйзенштейн жюри рәисе була, 1935 елда, «Чапаевны» төшерүчеләр беренче премиягә лаек дип табыла. Шуннан бирле кино җитештерү өлкәсе бик зур үзгәрешләр кичерде: тавышсыздан тавышлыга, акла-каралыдан төслегә әйләнде.

(Надия Шәйхетдинова әзерләде).
 

news_right_1
news_right_2
news_bot