Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген "Россия көне" уңаеннан Олы Әтнәдә веломарафон узды
Җиде дистәгә якын велосипедчы әлеге чарада катнашты.
(Әтнә, 12 июнь, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Бүген "Россия көне" уңаеннан Олы Әтнәдә веломарафон узды. Җиде дистәгә якын велосипедчы әлеге чарада катнашты, дип яза җирле басма.
Велосипедчылар "Ашыт" спорт комплексы яныннан кузгалып, Олы Әтнә авылының Совет урамы аша узып, әйләнгеч юлдан кабат "Ашыт" комплексы янына кайттылар.
Теркәү тәмамлангач, Спорт һәм яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев барыбызны да бүгенге бәйрәм белән котлап, әлеге чараның тәртипләрен аңлатты. Юллар ябылган иде.
Велосипедчыларны "Ашыгыч ярдәм" машинасы озата барды. Ә алда -"ЮХИДИ" машинасы иде.
Бәйрәм чаралары дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз