news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Россия информатикасының туган көне билгеләп үтелә

1948 елның 4 декабрендә Исаак Брук һәм Бәшир Рәмиевнең цифрлы электрон хисаплау машинасы рәсми теркәлә.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 1948 елның 4 декабре Россия информатикасының туган көне санала. Гәрчә Россиядә ул әлегә рәсми бәйрәм булып исәпләнмәсә дә, информатикага мөнәсәбәте булган кешеләр аны барыбер билгеләп үтә, дип хәбәр итә Сalendar.ru сайты.

Россиядә 4 декабрь Информатика көнен бәйрәм итү өчен очаклы рәвештә генә сайланмый. 1948 елның 4 декабрендә СССР Министрлар Советының алдынгы техниканы халык хуҗалыгына кертү буенча Дәүләт комитеты Исаак Брук һәм Бәшир Рәмиевнең ачышын – цифрлы электрон исәпләү машинасын терки. Фән, гамәли тикшеренүләр өлкәсе һәм уку дисциплинасын үз эченә алган информатика җәмгыять үсешендә гаять зур роль уйный. Бу — илебездә исәпләү техникасы, алга таба информатика үсешенә кагылышлы рәсми рәвештә теркәлгән беренче документ. Шунлыктан бу көнне чын мәгънәсендә Россия информатикасының туган көне дип әйтергә була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100