Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне
Бәйрәм тарихы 1715 елдан башлана
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Ел саен 10 ноябрьдә Россиядә эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә багышлангын һөнәри бәйрәм билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм тарихы 1715 елдан башлана. Нәкъ менә шул чакта Петр I Россиядә иҗтимагый тәртип саклау хезмәтен оештыра һәм аны "полиция" дип атый, ул грек теленнән тәрҗемә иткәндә "дәүләт белән идарә итү" дигәнне аңлата. 1917 елның 10 ноябрендә, революциядән соң, РСФСР эчке эшләр Халык комиссариаты карары белән "революция иҗтимагый тәртибен саклау өчен" эшче милиция оештырыла.
Башта милиция җирле Советлар карамагында, аннары эчке эшләр Халык комиссариаты структурасында, ә 1946 елдан - Эчке эшләр министрлыгына күчә. Озак еллар бәйрәм "Милиция көне" дип аталды.
2011 елның 1 мартында "Полиция турында"гы яңа закон үз көченә кергәч, бәйрәмнең атамасы искерде. РФ Президентының 2011 елның 13 октябрендә имзаланган 1348 нче санлы Указы нигезендә, бәйрәм "Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәре көне" дип атала башлады.
Calend.ru материаллары буенча.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз