Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген – Россия фәне көне
Бүген – Россия фәне көне
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Бүген Россия фәне көне билгеләп үтелә. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республиканың фәнни берлек вәкилләрен әлеге истәлекле дата белән тәбрикләде.
Хөрмәтле галимнәр, профессорлар, укытучылар, гыйльми хезмәткәрләр һәм аспирантлар!
Сезне Россия фәне көне белән котлыйм! Елдан-ел сезнең бәйрәм әһәмиятлерәк була бара. Илебез фәне яңарыш кичерә һәм Россия җәмгыятенең рухи үсешендә, инновация потенциалын, илнең сәнәгый һәм саклану куәтен ныгытуда янә лаеклы урынын ала.
Бу көнне без үз эшенә бирелгән, белемгә сусаган һәм хакыйкатьне эзләүгә тугры хезмәт итүче һәммә кешене олылыйбыз. Россия фәне елъязмасына безнең якташларыбыз Николай Лобачевский, Николай Зинин, Александр Бутлеров, Александр Арбузов, Евгений Завойский, Карл Фукс, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйриның исемнәре алтын хәрефләр белән язылган.
Гыйльми хезмәткәрләрнең хәзерге буынының үткәннең алдынгы традицияләренә тугры калуын билгеләп үтү үзе бер шатлык. Нәкъ менә сезнең ярдәм белән ил өчен катлаулы булган елларда да республика үз фәнни потенциалын саклап кына калмыйча, фундаменталь һәм гамәли белемнәр хәзинәсен сизелерлек баетуга иреште. Бүген Татарстан Россия Федерациясендә һөнәри әзерлек, академия, тармак һәм вуз фәнен берләштергән иң яхшы фәнни-мәгариф комплексына ия. Татарстанда химия, физика, механика, биология, медицина, авыл хуҗалыгы, лингвистика кебек тармакларның дөньяга мәгълүм фәнни мәктәпләре уңышыл үсеш алган. Фән һәм мәгърифәтнең кабат талантлы яшьләрне көч куюга җәлеп итүе сөенечле.
Бүген сезнең белемнәр һәм иҗади сәләтләрегез гамәли эшчәнлек төрләрендә торган саен ешрак кулланыла. Сез икътисадыбызның көндәшлеккә сәләтен күтәрү, республиканың җитештерү көчләрен үстерү юнәлешендә нәтиҗәле хезмәт куясыз. Ел саен фән сәнәгатькә ныграк кушыла һәм шул рәвешчә әһәмиятле инновация проектларын гамәлгә ашыруга булышлык итә.
Шушы тантаналы көндә сезгә хезмәтегез һәм ил фәненә керткән зур өлешегез өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сез киләчәктә дә республиканың фәнни потенциалын ныгытуга, аның социаль-икътисади потенциалына ярдәм итәрсез дип ышанам. Чын күңелемнән сезгә яңа ачышлар, уйлап табулар һәм тикшеренүләр телим. Иҗади дәрт, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек сезгә!
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз