news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Бүген Роман Лурия исемендәге премия ияләре билгеле булды

Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә Роман Лурия исемендәге премия лауреатларын котлау тантанасы узды

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә уку йорты оешуга 90 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары кысаларында клиник институтның беренче ректоры булган Роман Лурия исемендәге премия лауреатларын котлау тантанасы узды.
Иң яхшы фәнни эшчәнлек алып барган яшь галимнәргә бирелә торган Роман Лурия исемендәге премияне булдыру турындагы карар быелның 27 гыйнварында Гыйльми Совет утырышында кабул ителә. Премия яшь галимнәргә медицинаның актуаль мәсьәләләренә багышланган фәнни эшләре өчен бирелә. Быел конкурска 13 фәнни эш тәкъдим ителгән иде. Экспертлар комиссиясе шулар арасыннан җиңүчеләрне билгеләде.
I дәрәҗә дипломына - онкология һәм хирургия кафедрасы ассистенты, медицина фәннәре докторы Артур Исмәгыйлев, II дәрәҗә дипломына - неврология һәм рефлексотерапия кафедрасы ассистенты, медицина фәннәре докторы Наталья Старосельцева һәм III дәрәҗә дипломына неврология һәм мануаль терапия кафедрасы ассистенты Гүзәл Әхмәтова лаек булдылар. Премия лауреатларына бүләкләрне профессор Роман Лурия оныгының кызы Елена Родковская тапшырды. Ул Мәскәүдән Казанга бәйрәм чараларында катнашыр өчен махсус килгән иде. Елена Родковская академия ректоры Камил Зыятдиновны һәм бөтен уку йорты коллективын шундый зур бәйрәм белән котлады һәм истәлекле бүләкне – 1927 елда Роман Луриягә бүләк ителгән котлаулар папкасын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100