Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Роберт Галиевны соңгы юлга озаталар
Роберт Галиев туган авылылы зиратына - Теләче районы Максабаш авылына җирләнәчәк.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан дәүләт аграр университетында Студентлар халык театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиевны соңгы юлга озату мәрәсиме бара.
- Әлеге чараны «Татар-информ» сайты онлайн күрсәтә.
«Театрыбыз ятим калды. Роберт абыебызның исеме институтыбызның тарихына алтын хәрефләр белән язылыр», — диде Аграр университетның беренче проректоры Булат Җиһаншин.
Роберт Галиевны соңгы юлга озатырга Камал театрының күренекле артистлары Илдар Хәйруллин, Әсгать Хисмәтов, режиссер Раушан Шәриф һәм башкалар килгән иде.
Роберт Галиев туган авылы зиратына — Теләче районы Максабаш авылына җирләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз