Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген РФ Президенты В.Путин зур матбугат конференциясе үткәрәчәк
Трансляцияне онлайн режимда «Татар-информ» МА сайтында карарга мөмкин
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, 18 декабрь сәгать 12дә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясе үткәрә. Матбугат конференциясен яктырту өчен 1, 2 меңнән артык журналист аккредитацияләнгән. Шулай ук трансляцияне онлайн режимда «Татар-информ» МА сайтында карарга мөмкин, ул "Россия 1", "Россия 24" һәм "Первый канал" да туры эфирга чыга.
Путинның Россия һәм чит ил журналистлары белән бүгенге очрашуы - 10 нчысы. Ул 1 нче зур матбугат конференциясен 2001 елда үткәрде, анда 500 дән артык журналист аккредитацияләнгән иде.
2001 елдан башлап Путин журналистлар белән ел саен очраша. Бары тик ул 2008 елның маеннан 2012 ел маена кадәрге выакытта Премьер-министр булганда гына матбугат конференцияләре үткәрелмәде. Әмма 2012 елда, 6 еллык срокка дәүләт башлыгы булып сайлануга, зур матбугат конференцияләре үткәрү практикасын яңадан дәвам итте, дип белдерә ТАСС.
Путинның Россия һәм чит ил журналистлары белән бүгенге очрашуы да, гадәт буенча, берничә сәгать дәвам итәр дип күзаллана. Иң кыска очрашу 2011 елда 1 сәгать 33 минут булган иде, ә иң озын конференция 2008 елда теркәлгән: ул вакытта Путин сорауларга 4 сәгать 40 минут дәвамында җавап бирде. Узган ел журналистлар Путин белән 4 сәгатьтән артыграк сөйләште. Әгәр шундый ун чараның дәвамлылыгын кушсак, Путин ММЧ вәкилләренә сорауларына бер тәүлектән артык, ягъни 30 сәгатьтән артык җавап биргән булып чыга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз