Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген – РФ Җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне
Бүген – РФ Җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Бүген – РФ Җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне. ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов республика текстиль һәм тегү предприятиеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Кадерле дуслар!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәм – Россия Федерациясе текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Үз юлын Петр I дәверендә башлап, ил җиңел сәнәгате өч гасыр дәвамында Россия халкын киендерде.
Узган елда безнең республикада тукыма һәм тегү производствосында продукция җитештерү 30 процентка, күн һәм аңардан эшләнмәләр җитештерү 14 процентка арткан. Шулай ук оек һәм оекбашлар, киез аяк киемнәре, балалар өчен эшләнмәләр җитештерү дә үскән.
Бүген тармак предприятиеләрен техник яктан яңадан җиһазландыру һәм инновацияле технологияләр үзләштерү мәсьәләсе аеруча кискен тора. Республика җиңел сәнәгать предприятиеләренең үзләренең производстволарын яңартуы шатлыклы күренеш. “Мелита” ААҖ яңа заманча җиһаз үзләштерүе ярым фабрикатларның куллану үзенчәлекләрен яхшыртырга һәм Россиядә иләгән сарык тиресе эшкәртү буенча беренче урыннарга чыгарга мөмкинлек бирде. Производствоны техник яктан яңадан җиһазландыру сәбәпле “Сафьян” ААҖ Ауропа базарына чыкты. Заманча югары җитештерүчән тегү җиһазлары сатып алу «Адонис»ААҖ, «Кукмара тегү фабрикасы» ААҖ, «Швейник» ААҖләренә заман таләпләренә җавап бирүче яңа кием үрнәкләре кертүгә ярдәм итте.
Һәрбер эштә иң мөһиме һәм кыйммәтлесе – аңа үз көчләрен салучы кешеләр. Шуңа күрә бүген аларның һәрберсенә теләкләр белән мөрәҗәгать итәсе килә. Сәламәтлек һәм бәхет сезгә һәм сезнең якыннарыгызга, тормыш максатларын һәм ниятләрен гамәлгә ашырганда уңышлар, чөнки эштәге тотрыклыкның дәлиле булып шәхси һәм гаилә иминлеге тора. Сезнең гаиләләрдәге бәхет һөнәри эшчәнлегегездә ышанычлы терәк, ә эшегездәге уңышлар – сезнең йортыгызның ышанычлылык терәге булсын.
Тармак ветераннарын аерым котлыйсы һәм аларга рәхмәт белдерәсе килә, чөнки алар ярдәмендә традицияләр дәвам итә, кыйммәтле тәҗрибә тукыма һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләренең яңа буыннарына тапшырыла.
Кешеләргә шатлык, уңайлылык һәм рәхәтлек китерүче эшегездә уңышлар сезгә!”, - диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз