Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Татарстан парламентында булды
Сергей Нарышкин һәм Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасының Татарстан парламенты белән багланыш аспектлары турында сөйләштеләр
(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин Казанга эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан парламентында булды, анда ул ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты.
Очрашу алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин Сергей Нарышкинга Парламент үзәге бүлмәләрен күрсәтте, Дәүләт Советы формалашу принциплары һәм эше, аның республика хакимияте структурасындагы роле һәм урыны турында сөйләде. Сергей Нарышкин парламент музеенда мактаулы кунаклар китабында истәлекле язма калдырды: “ТР Дәүләт Советы депутатларына уңышлы эш, Республика халкына сәламәтлек һәм иминлек телим”.
Очрашуда Сергей Нарышкин һәм Фәрит Мөхәммәтшин Россия парламенты түбән палатасының ТР Дәүләт Советы белән багланыш мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Дәүләт Думасы Рәисе, аерым алганда, 2013 нче елга ТР бюджеты проекты турында сөйләшүнең барышы белән кызыксынды. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләвенчә, республиканың төп финанс документы проекты өстендә эш ахырына якынлаша, ә аны икенче укылышта карау 29ына планлаштырылган.
Дәүләт Советы Рәисе федераль үзәккә рәхмәт сүзләрен белдерде, аның йөзендә Татарстан бер төркем масштаблы проектлар буенча, беренче чиратта, җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында җитди финанс ярдәмен таба. Ул шулай ук республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү өчен, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары көчен координацияләү буенча җитди эш уздырылуын билгеләде. “Без ай саен җыелабыз, алдагы нәтиҗәләрне ясыйбыз, федераль максатчан программаларда катнашу өчен, һәрбер мөмкинлекне файдаланырга тырышабыз”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Очрашуда катнашучылар актуаль социаль-икътисади мәсьәләләрне чишүдә федераль һәм төбәк закон чыгаручыларының уртак көчләренең мөһимлеген билгеләделәр. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз