news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген республикада V чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза

Бөтен республика буенча сайлау участоклары 7 сәгатьтә ачыла һәм 20 сәгатькә кадәр эшли

  (Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстанда V чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза.
Бөтен республика буенча сайлау участоклары 7 сәгатьтә ачыла һәм 20 сәгатькә кадәр эшли.
Республикада сайлаулар үткәрү өчен 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2763 участок сайлау комиссиясе, шулай ук вакытлыча булу урыннарында 51 участок сайлау комиссиясе оештырылган.
ТР ҮСК мәгълүматларына караганда, республикада барлыгы 2 933 720 дән артык сайлаучы исәпләнә.
Сайлауларга 6 млн чамасы сайлау бюллетене әзерләнгән. Тавыш бирүчеләр сайлау участокларында 2 шәр бюллетень алачак: - берсе - партия исемлеге буенча депутатлар сайлау өчен, икенчесе – бер мандатлы депутатлар сайлау өчен. Искәртеп узабыз, республикада 50 бер мандатлы округ бар.
36 муниципаль районда 167 сайлау участогында электрон тавыш бирү өчен комплекслар урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100