Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген республикада ике укучы тәрәзәдән егылып төшеп үлгән
Фаҗига Казанда һәм Чаллыда килеп чыккан
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Бүген иртән Татарстанда яшүсмерләр катнашында берьюлы ике фаҗига килеп чыккан.
Казанның Киров районында бүген иртән 12 яшьлек малай 12 кат тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән. "Татар-информ" агентлыгына мәгълүм булганча, малай имин гаиләдә тәрбияләнгән. Иртән ул гадәттәгечә мәктәпкә киткән.
Чаллыда да шундый ук фаҗига теркәлгән. Күп катлы йорт балконыннан, 13 каттан булырга мөмкин, 15 яшьлек малай егылып төшкән. Ике очракта да фаҗигагә китергән сәбәпләр әлегә билгеле түгел, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз