news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген республика мәктәпләрендә “Законнар кайда туа” дигән темага парламент дәресе уза

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәренең 177 нче мәктәбе укучылары белән очрашачак

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Бүген республиканың барлык гомумбелем бирү учреждениесендә – 2300дән артык мәктәптә “Законнар кайда туа” дигән темага парламент дәресе узачак. Парламент дәресе – ТР Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән ТР Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты.

Парламент дәресе – бер тапкыр гына уздырыла торган акция түгел. Әлеге дәреснең максаты - укучыларның сәяси культурасын формалаштыруга, гражданинның социаль-сәяси тормыштагы ролен аңлауга, иҗтимагый тормышта актив катнашу күнекмәләрен үстерүгә булышлык итү.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дәрестә кече һәм өлкән сыйныф укучылары өчен махсус төшерелгән, парламент һәм законнар кабул итү турында сөйләүче видеофильм күрсәтеләчәк. Моннан тыш, укучылар, сыйныф бүлмәсеннән чыкмыйча, ТР Дәүләт Советы буенча виртуаль экскурсиядә йөри алачак. Бу максатларда барлык мәктәпләр дә мультимедияле укыту-методик комплексы белән тәэмин ителде. Ул үз эченә башлангыч сыйныф укытучылары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен методик күрсәтмәләрне (дәрес конспектларын, сыйныфтан тыш чараларны) ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: дәресне үткәрү өчен барлык материаллар да Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә эшләнгән.

Бүген Татарстан парламентарийларының күбесе парламент дәресләрен уздыруда катнашачак. Депутатлар укытучылар белән бергә парламент тормышы турында сөйләячәк, тематик дискуссияләр һәм эшлекле уеннар оештырачак. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәренең 177 нче мәктәбе укучылары белән очрашачак, аның урынбасарлары Римма Ратникова - Балтач районының Карадуган мәктәбендә, Александр Гусев - Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясендә, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казан шәһәренең 174 нче мәктәбендә парламент дәресендә булачак.


Парламент дәресе кысаларында республика бәйгеләре (3-4 сыйныф укучылары арасында - рәсем бәйгесе, 5-9 сыйныфлар арасында – сочинениеләр бәйгесе, 10-11 сыйныфлар арасында эссе яки закон проектлары бәйгесе) игълан ителәчәк. Бәйге нәтиҗәләре агымдагы елның ахырында ясалачак, ә җиңүчеләр Татарстан парламентына кунакка киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100