news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Республика һәм Казан шәһәре көне бәйрәм ителә

Казанлыларны һәм башкала кунакларын үзенчәлекле бәйрәм чаралары көтә

  (Казан, 30 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 30 нчы август — Республика һәм Шәһәр көннәрендә казанлыларга һәм башкала кунакларына киңкырлы программа тәкъдим ителә. Бәйрәм чаралары Казан Ратушасында тантаналы җыелыш белән башланып китә. Бу көнне Татарстан һәм башкала үсешенә зур өлеш кертүчеләргә республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырыла, аларның исемнәре шәһәрнең “Мактау китабы”на (“Книга почета”) кертеләчәк.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда исә башта тамашачыларга халык иҗаты бәйрәме тәкъдим ителә. Анда “Уйнагыз, гармуннар!” конкурсы. Шунда ук, көндезге 2 дә Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт премияләрен тапшыру да була. Быел мондый бүләккә язучы, “Мәйдан” журналы баш редакторы Вахит Имамов һәм рәссам Владимир Попов лаеклы дип табылды. Шул ук мәйданда, кичке 7 дә татар эстрадасы артистларының концерты башлана.

“Кабан күле” акваториясендә иртәнге 10 да спортның моторлы су төрләре буенча Россия чемпионаты башланып китә. Спорт чаралары моның белән генә тәмамланмый. Башкаланың Парин һәм Карбышев урамнары киселешендәге ишегалдында универсаль спорт мәйданчыгы ачылачак.

М. Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында бәйрәм чаралары иртәнге 11 дә башланыр дип планлаштырыла. Бу паркта балалар өчен “Казан — киләчәк шәһәре” бәйрәме һәм әдәби ишегалды уздырыла. Паркта спорт ярышлары үткәрү дә каралган. Әлеге паркта уздырылачак чараның төп үзенчәлеге − фонтаннар шоуы булачак.

Көндезге 12 дән алып, Бакый Урманчы исемендәге скверы сәнгать паркына әйләнәчәк. Казан халкы һәм башкала кунакларының бу паркта танылган татар рәссамнары белән таныша, аралаша алу мөмкинлеге булачак.

Иске Татар бистәсендә "Казан утары" милли көнкүреш, һөнәрчелек белән кызыксынганнарны үзенә җыя.

Шәһәр һәм Республика көннәре уңаеннан, башкала урамнарында ике яңа скульптура ачыла. Аларның берсе Иске Татар бистәсендә урнаштырыла. Ачылу тантанасына килүчеләргә интерактив-мәдәни күңел ачу программасы тәкъдим ителә.

“Казан” милли-мәдәни үзәге янындагы мәйданда да скульптураларга багышланган күргәзмә эшләячәк.

“Әмирханов-Четаев” урамнары турысында салынган яңа балалар бакчасын ачу тантансы да 30 нчы августка билгеләнгән.

Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан үткәрелә торган чараларның иң зурысы “Казан-Арена” стадионы каршындагы мәйданда уза. Быел бәйрәмнең үзенчәлеге — интерактив күңел ачу атракционнары. Алар көндезге 2 дән кичке 6 га кадәр эшли. Кичке 6 дан 10 га кадәр популяр иҗат коллективлары катнашында яшьләр өчен бәйрәм концерты була.

“Минем йортым — минем Республикам” паркы ачыла, аны ТР Халыклар дуслыгы йорты әзерли. Милли мәйдан көндезге 2 дән төнге 10 га кадәр эшләячәк.

“Казан” Халыкара ат спорты комплексында, гадәт буенча, ат чабышы ярышлары оештырыла.

Башкаланың Игенчеләр сарае каршында кичке 8 дә “Казан көзе” халык опера фестивале ачыла. Анда Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры катнашыр дип көтелә. Фестивальнең төп кунагы исә немец опера җырчысы Симона Кермес булачак.

“Казан” гаилә үзәге каршында кичке 9 да “Алтын казан” мюзиклын карарга мөмкин булачак. Аны Ренат Харис либреттосына яшь композитор Эльмир Низамов язган.
Бәйрәм чаралары кичке 10 да Казансу елгасы акваториясендә зур салют белән тәмамлана.

Республика һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чаралары үтә торган мәйданнарның һәркайсында сәүдә рәтләре урнаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100