Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген республика күләмендә Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды
Бүген республика күләмендә Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Хәрби хезмәткә чакырылучы яшьләргә фатиха бирә, теләкләр юллый торган чаралар уздыру республикада матур традициягә әйләнде. Бүген Казан югары команда артиллерия училищесында Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды.
Артиллерия училищесы клубында оештырылган тантаналы кичәгә хәрби хезмәт яшендәге 500 егет, аларның әти-әниләре чакырылган иде. Залда утыручы яшьләрнең 230 ы якын көннәрдә хезмәт урыннарына – Мәскәүгә, Мәскәү өлкәсенә, Волгоград, Самара, Түбән Новгород калаларына юл тотачак. Аларга фатиха бирергә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, ТР хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе урынбасары Равил Моратов, Эчке эшләр министры урынбасары Рафил Ногманов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы әгъзалары, дин әһелләре һ.б. кунаклар килгән иде.
Үз чыгышында Равил Моратов егетләргә Ватан сакчысы булуның нинди җаваплы һөнәр булуын төшендерде. «Бик дулкынландыргыч мизгелләр кичерәбез. Без, хәрби хезмәт узган кешеләр, сезгә карап үзебезнең шундый чакны искә төшерәбез. Ир-егетләр гомер-гомергә үз якыннары, туган иле сагына баскан. Бу аларның бурычы», – дип башлады ул сүзен. «Әмма, – ди хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе урынбасары, – армиягә барырга тиешле кайбер яшьләрне үгетләргә, хәтта эзләргә туры килә». Равил Моратов алга таба Россиядә мондый чакырылыш булмаячагын ассызыклады. Чөнки хезмәт итүгә егетләрнең шәхси гаризасы нигезендә алачаклар. Көзге чакырылыш чорында республикада 18 яшьлек 820 егет шундый гариза язып, хезмәткә алуларын сорап мөрәҗәгать иткән (мәгълүм булганча, быел Татарстанда язгы һәм көзге чакырылыш чорында 18 яшьлекләрне түгел, хәрби хезмәт үтмәгән өлкәнрәк егетләрне армиягә чакыру бурычы куелган иде). Премьер-министрның беренче урынбасары белдергәнчә, бу чакырылышка эләгүчеләрнең 600 е югары белемле.
Бүген җәмгыятьтә «дедовщина» белән бәйле рәвештә Россия армиясенә карата негатив караш яши. «Дедовщина» армия тудырган «чир»түгел, тамырлары җәмгыятькә барып тоташа. Тормышта бер кешенең башкалардан өстенлеген расларга теләве армия шартларына да күчә», – ди Равил Моратов. Ул яшь солдатларны бердәм булырга, гаделсезлекләргә каршы бергә көрәшергә чакырды. Аның фикеренчә, намуссыз солдатларны кире кайтарып җибәрергә кирәк. Хәрби частьтән депортацияләнгән мондый бәндәләр җәмәгатьчелек алдына басарга тиеш.
«Татарстанда Ватан сагына басарга лаеклы егетләребез күп. Сез һәрвакыт артыгызда туган республикагыз торуын тоеп яшәгез, һәрвакыт элемтәдә булыгыз, безгә языгыз, һәрчак ярдәм итәргә әзербез»,– дип вәгъдә бирде Равил Моратов. Ул декабрь аенда Татарстан егетләре хезмәт иткән хәрби полкларга, аларның нинди шартларда яшәве белән танышу максатыннан, республикадан делегацияләр барачагын, шәхсән үзенең 2-3 полкта булырга ниятләвен җиткерде.
Равил Моратов Татарстан егетләренә хәерле юл, хәерле хезмәт, исән–сау туган якларына әйләнеп кайтуларын теләде. Соңыннан егетләргә хәрби хезмәткә баручылар өчен әзерләнгән комплектлар тапшырылачагын хәбәр итте. Сүз уңаенннан шуны искәртик: әлеге комплектта солдат өчен иң кирәкле әйберләр 6 бүлемгә урнаштырылган. Анда бинт, мамык, пластырь тутырылган аптечкадан алып эчке кием, аяк чолгаулары һәм оекбашларга кадәр бар.
Сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары исеменнән чыгыш ясаган генерал-лейтенант Владимр Фомин фикеренчә, һәр егет үз төбәген, илен сакларга әзер булып үсәргә тиеш. Ул ир-егетләр зур тормыш тәҗрибәсе алырлык җирдә хезмәт итәргә тиеш дип саный. Владимир Фомин:«Бәлки әле кайберләрегез хәрби һәнәрен үз итеп, офицер кадрлар составын тулыландырыр», – дигән ышаныч белдерде.
Залга җыелучылар арасында моннан 10 ел элек Кандагардан талиблар әсирлегеннән кача алган якташларыбыз – Ил-76 самолеты экипажы әгъзалары да бар иде. Аларга алтын сәгатьләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз