news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Рафис Корбан юбилей кичәсе үткәрә

"Татар-информ" әлеге кичәдән онлайн-трансляция ясый.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең Концертлар залында шагыйрь Рафис Корбанның 60 еллыгына багышланган иҗат кичәсе була. Кичә турындагы мәгълүмат Татарстан Мәдәният министрлыгы планына кертелгән. Язучы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына кичәгә төрле республикалардан каләмдәшләре килүе турында хәбәр итте.

“Кабардино-Балкариядән Муталип Беппаев, Якутиядән Иван Мигалкин, Мари Эльдән Геннадий Ояр, Чувашиядән Валери Тургай, Юрий Семендерлар килә. Алар белән хезмәттәшлек иттек, хәзер дә дуслар”, – диде язучы. Ул якын дусларын, үзен хөрмәт иткән иҗатташларын, үз укучыларын җыеп, тыныч кичә үткәрү яклы.

Программада - Зөһрә Сәхабиева, Гөлзада Сафиуллина, Газинур Фарукшин, Азат Тимершәех, Георгий Ибушев, Резидә Төхфәтуллина һәм Айдар Фәйзрахмановның җитәкчелегендәге дәүләт фольклор ансамбле чыгышы.

Башлана – 18.30 сәгатьтә.

Белеп тору өчен: Рафис Корбан – татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе, 2012 - 2016 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе иде.

"Татар-информ" әлеге кичәдән онлайн-трансляция ясый. Трансляцияне карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/30/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100