news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Бүген – Радио көне

^Бүген – Радио көне

(Казан, 7 май, “Татар-информ”). 7 майда мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре – Радио көнен билгеләп үтә. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов тармак хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлады.

Хөрмәтле мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы хезмәткәрләре!

7 майда мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре – Радио көнен билгеләп үтә. Хәзерге тормышны заманча мәгълүматлаштыру һәм элемтә чараларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Алар шәһәрләр һәм кешеләр арасындагы ерак араларны якынайта, тормышыбызны сыйфатлырак, ачыграк, кызыклырак һәм байрак итә.

Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы үсешнең төп күрсәткечләре – мәгълүматлаштыру дәрәҗәсе, инвестицияләр җәлеп итү буенча Россия Федерациясендә алдынгы урыннарны били.

Сезнең хезмәт ярдәмендә, Татарстан Республикасы “IT лидер 2006” премиясе лауреаты булып танылды.

Бу, һичшиксез, һәр хезмәткәрдән югары профессиональлек, компетентлык, осталык, фидакарьлек, таләпчәнлек һәм камиллеккә омтылыш таләп иткән сезнең көндәлек хезмәтегез нәтиҗәсе.

Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы тармагында нәкъ менә шундый кешеләрнең эшләвен аңлау үзе бер шатлык.

Республикабыз һәм Россия бәхете өчен тармагыбыз алдында торган барлык бурычлар уңышлы үтәлер, ә сезнең һөнәри планнарыгыз чынга ашар дип ышанам.

Чын күңелдән барлык хезмәткәрләрне һәм ветераннарны һөнәри бәйрәм – Радио көне белән котлыйм! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, уңышлар, эшегездә һәм тормышыгызда яңа уңышлар, тынычлык телим.

news_right_1
news_right_2
news_bot