news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Рөстәм Миңнехановның зур матбугат конференциясен онлайн карап була

Татарстан Президентының журналистлар белән очрашуын республика матбугат чаралары онлайн күрсәтәчәк.

Бүген Рөстәм Миңнехановның зур матбугат конференциясен онлайн карап була
Владимир Васильев

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген зур матбугат конференциясе уздыра. Чара 11 сәгатьтә башлана. Аны беренче тапкыр онлайн карап булачак.

Республика һәм федераль матбугат чаралары вәкилләре белән очрашу ТР Милли китапханәсендә була. Биредә Президент узган елга йомгаклар ясый, киләсе елга планнар белән уртаклаша, узып баручы елдагы вакыйгаларга бәя бирә.

Матбугат чарасы трансляциясе республика матбугат чаралары сайтларында, шулай ук «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында була. Карау өчен сылтама Татарстанның социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәләрендә дә урнаштырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot