news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Рөстәм Миңнеханов «Татарстанда кыр көне-2019» күргәзмәсендә катнашачак

Татарстанга РФ авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Җамбулат Хатуов килә.

Бүген Рөстәм Миңнеханов  «Татарстанда кыр көне-2019» күргәзмәсендә катнашачак
tatarstan.ru/архив

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында «Татарстанда кыр көне-2019» агросәнәгать күргәзмәсе белән танышачак, Россия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы утырышында катнашачак. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Казан сөт комбинатында яңа производстволар ачу чарасында катнашыр дип көтелә. Беренче этапта инвестицияләрнең гомуми күләме 1,6 миллиард сум тәшкил иткән. Предприятиене яңарту комбинатның җитештерү куәтләрен тәүлегенә 500 тоннага җиткерергә мөмкинлек биргән.

Шуннан соң ТР Президенты «Татарстанда кыр көне-2019» агросәнәгать күргәзмәсе белән танышырга ниятли. Күргәзмә Лаеш районының Олы Кабан авылы янында ачыла. Рөстәм Миңнеханов биредә авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары һәм авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләре белән танышачак, күргәзмәне ачу тантанасында катнашачак. «Татарстанда кыр көне»ндә РФ авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Җамбулат Хатуов та катнашыр дип көтелә.

ТР Президенты көннең икенче яртысында Россия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы утырышында катнашачак. Аны видеоконференция элемтәсе режимында РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев үткәрә. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ачыклык керткәнчә, утырышта ТР Президентының чыгышы планлаштырылмаса да, Татарстанга дискуссиядә катнашу өчен вакыт бүленгән.

РФ Президенты Каршындагы Совет президиумы Владимир Путин указы белән 2018 елның июлендә төзелгән. Президиум составына, РФ Премьер-министрыннан тыш, РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов, Россиянең беренче вице-премьеры – финанс министры Антон Силуанов, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе урынбасары Анатолий Кириенко һ.б. керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100