Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты премияләрен тапшырачак
Әлеге премия Татарстанның гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен бирелә.
(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстанның гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Президенты премияләрен тапшырачак. Бу турыда республика Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Әлеге премияне беренче тапкыр 2015 елда тапшыралар. Премия социаль юнәлештә эшчәнлек алып барган оешмаларга һәм Россия гражданнарына бирелә. Җәмгыятьтә танылу алган эшчәнлеге һәм проектлары, шулай ук гражданнар җәмгыяте өлкәсендәге оригиналь фәнни тикшеренүләре яки Татарстанның гражданнар җәмгыяте институтлары үсешенә шәхси өлеш кертүчеләр шушы бүләккә лаек була.
Соңгы өч елда әлеге премияне алты күренекле җәмәгать эшлеклесенә һәм тугыз Коммерцияле булмаган җәмгыятькә (НКО) бирделәр. Быел премия алучылар саны артачак. Коммерцияле булмаган биш җәмгыятькә 400 мең сум күләмендәге премия бирәчәкләр. Рөстәм Миңнеханов тагын өч гражданга чирек миллион күләмендә бүләк тапшырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз