news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советында эшче төркем киңәшмәсен уздыра

Татарстан Президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасында Россиянең даими вәкиле Рамазан Абдулатипов белән дә очрашачак, диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советында эшче төркем киңәшмәсен уздыра
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә уздырачак Россия Дәүләт Советы эшче төркеме киңәшмәсе торак базарын үстерү һәм Россия шәһәрләрендә уңайлы яшәү мохите булдыруга багышлана. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте.

"Россия Дәүләт Советы киңәшмәсе Россия субъектларының башкарма хакимият органнары эшенә багышлана. Ул халык өчен торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите төзү турында булачак", - диде Галимова.

"Бу эшче төркемне Татарстан Президенты җитәкли", - диде ул.

  • Россия Президенты Владимир Путин илдә торак төзү темпларына елына 120 млн квадрат метрга кадәр җиткерергә кушты.

Моннан тыш, бүген Рөстәм Миңнеханов эшлекле очрашулар да уздырачак. Бүген Рөстәм Миңнехановның эш графигында Ислам хезмәттәшлеге оешмасында Россиянең даими вәкиле Рамазан Абдулатипов белән очрашу да каралган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot