Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Рөстәм Миңнеханов Калининградта эшлекле сәфәрдә була
Физик культура үсеше советы һәм "Россия-2018 оргкомитеты" оешмасының уртак киңәшмәсендә Россия Президенты Владимир Путин да катнаша.
(Казан, 20 июль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Калининградта эшлекле сәфәрдә. Биредә футбол буенча Дөнья чемпионатына йомгаклар ясыйлар.
Физик культура үсеше советы һәм "Россия-2018 оргкомитеты" оешмасының уртак киңәшмәсендә Россия Президенты Владимир Путин да катнаша.
Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә. киңәшмәнең төп темасы Дөнья чемпионаты мирасын файдалануга багышлана. Шулай ук турнирны оештыруга йомгаклар ясала.
Утырышта Россиянең 11 төбәге җитәкчесе катнашыр дип көтелә. Владимир Путин бу чарага Россиянең футбол буенча җыелмасы уенчыларын һәм тренер С.Черчесовны да чакыруы билгеле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз